Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре эшлекле киңәшмәдә катнашты

2019 елның 7 февралендә Республика русурс үзәге базасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ю.И.Абдреева катнашында эшлекле киңәшмә узды. Чарада социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы А. А. Вәлиева, социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты белән идарә итү бүлеге башлыгы А. И. Абдуллин һәм Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге торды: 2018 ел нәтиҗәләре, 2019 елга планнар.
Юлия Ивановна Абдреева тармак алдында торган бурычлар турында хәбәр итте, шулай ук учреждение җитәкчеләре ягыннан игътибар таләп итүче аспектларны билгеләде.
Республика ресурс үзәге белгече Е. Н. Шитова киңәшмәдә катнашучыларга Волонтерлар (ирекле ярдәмчеләр) катнашында башкарыла торган эш турында хисап формаларын тутыру үзенчәлекләре турында аңлатты.
Үзенең чыгышында Алмаз Ирек улы Абдуллин социаль хезмәткәрләрнең эшен, аларның графикларын һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Анжелика Андреевна Вәлиева 2018 ел нәтиҗәләре буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлегенә анализ ясады һәм киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын агымдагы елга өстенлекле бурычларга юнәлтте.
Очрашу «Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга» һәм «Наркоманияне кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балигъ булмаганнарны физик культура һәм спорт түгәрәкләрендә даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы” республика конкурсларының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.