Тармак объектларында капиталь ремонт һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча техник контроль бүлеге

Бүлек башлыгы: Васильева Татьяна Михайловна

Адрес: Казан шәһәре, Волгоград ур., 47, 1 кат, 103 нче кабинет

Элемтә өчен телефон: (843)557-21-27,557-87-71

Электрон почта адресы: rrc.texkontrol@tatar.ru

Бүлек эшчәнлегенең юнәлешләре:

Учреждениеләр биналарының һәм корылмаларының ремонт эшләрен башкаруга тәкъдим ителгән локаль-сметалы документацияләрне комплекслы экспертиза үткәрү (анализ, тикшерү, төзәтмәләр кертү) белән тәэмин итү;

Ведомство буйсынуындагы учреждениеләренә капиталь ремонт һәм реконструкция мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү;

Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең тирә-юне территорияләрен төзекләндерү, биналар, ярдәмче бүлмәләр, корылмалар, коммуникация һәм җайланмаларны реконструкцияләү, капиталь һәм агымдагы ремонтлауны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләү;

Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең территорияләрен төзекләндерү өчен локаль-сметалы исәп-хисапларны төзү, күләмнәрен билгеләү, кирәкле техник документлар әзерләү;

Техник күзәтү (төзелеш-монтаж эшләренең актларын тикшереп тору һәм аларның гамәлдәге нормаларына һәм бәяләренә туры килүе, сыйфат дәрәҗәсен тикшереп тору);

Энергияне сак тотуны тәэмин итү һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру.