Направление

Инновацион технологияләрне апробацияләү һәм гамәлгә кертү секторы

Сектор мөдире: Палачева Татьяна Ивановна

Адрес: Казан шәһәре, Петербург ур., 40, 1 кат, 1 нче кабинет

Элемтә өчен телефон: (843)238-27-95

Электрон почта адресы: rrc.razvitie@tatar.ru

Сектор эшчәнлегенең юнәлешләре:

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә инновацион социаль методикаларны һәм технологияләрне эшләү, апробацияләү һәм гамәлгә кертү;

Инновацион проектларны һәм технологияләрне апробацияләү буенча база эксперименталь мәйданчыклары сыйфатында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү оешмалары эшен координацияләү;

Дисциплинара тикшеренүләр үткәрү һәм дәүләт программалары буенча проектларны гамәлгә кертү;

Оешманың эксперименталь модельләрен сынап карау һәм социаль проектларны гамәлгә кертү;

Эксперименталь мәйданчыклар эшчәнлегенең оештыру-хокукый механизмнарын эшләү;

Сыйфатлы эксперименталь база булдыру;

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гамәли файдалану өчен тәкъдим ителгән социаль һәм психологик методикаларны, техникларны, эш рәвешләрен эксперименталь бәяләү.

Социаль өлкәдә инновацияләрне үстерү бүлеге

Бүлек мөдире: Калимуллина Дина Юрьевна

Адрес: Казан шәһәре, Петербург ур., 40, 2 кат, 13 нче кабинет

Элемтә өчен телефон: (843)238-27-95

Электрон почта адресы: rrc.razvitie@tatar.ru

Бүлек структурасында:

  1. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген методик тәэмин итү бүлекчәсе;Сектор методического обеспечения деятельности учреждений социального обслуживания;
  2. Инновацион технологияләрне апробацияләү һәм гамәлгә кертү секторы..

Бүлек эшчәнлегенең юнәлешләре:

  • Социаль өлкәдә эксперименталь проектлар, программалар, технологияләр һәм башка фәнни һәм методик продукциянең төрләрен эшләү һәм апробацияләү буенча фәнни-эзләнү эшчәнлеге;Социаль хезмәт алучыларның, шулай ук социаль өлкәдә эшләүче белгечләрнең социаль һәм психологик үзенчәлекләре турында теоретик һәм практик белемнәрен тирәнәйтү;

    Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы учреждениеләре белгечләренең гамәли эшчәнлеген тәэмин итүдә эксперименталь алымнарны кертү.