Реабилитациядә техник чараларны куллану буенча учреждениеләр белгечләре өчен семинар

Реабилитацияләүнең заманча техник чаралары (ЗТЧ) инвалидларны медик-социаль тернәкләндерүнең мөһим компоненты булып тора, алар тормыш эшчәнлеген чикләү дәрәҗәсен киметергә һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның социаль активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта ЗТЧ-ның шактый күп төрләре җитештерелә, аларның билгеләнешен һәм кулланылышын халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүче белгечләрдән ачыкларга кирәк. Социаль хезмәтләр алучылар белән эшләү заманча ТЧ турында белемнәрне, шулай ук өлкәннәргә һәм инвалидларга әлеге чараларны куллану һәм куллануны контрольдә тоту кагыйдәләре турында үзенчәлекле мәгълүмат бирә белүне таләп итә.

Агымдагы елның 10-11 сентябрендә «РРЦ» ДКУ базасында «Заманча техник реабилитация чаралары» программасы буенча семинар булып узды.

Семинар барышында тыңлаучылар техник чаралар белән инвалидларны тәэмин итү кагыйдәләрен һәм аларның федераль исемлек нигезендә классификациясен карадылар; техник чаралар белән инвалидларны тәэмин итү ысулы буларак электрон сертификатны куллану тәртибен; өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен заманча техник чараларны сайлау, куллану һәм җайлаштыру буенча гамәли күнекмәләрне формалаштырдылар.

Семинар кысаларында тыңлаучылар өчен М.Н. Садыйков исемендәге  7-нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында практик дәресләр оештырылды. Казан шәһәрендә заманча дәвалау-тернәкләндерү җайланмаларына күзәтү ясап. спикерлар сыйфатында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре, Россия Социаль фондының Республика бүлеге, «РИН» протез-ортопедия үзәге, «Медека» һәм Россия Хезмәт министрлыгының Мәскәү протез-ортопедия предприятиесенең Казан филиалы вәкилләре чыгыш ясады.

Семинарда тармакның 29 белгече катнашты.