«Балалар һәм гаилә иминлеген тәэмин итүдәге уңышлы гамәлләрне җәелдерү фондының профессиональ стажировка мәйданнары эше» семинар-киңәшмәсе

Үзәк делегациясе Бөек Новгород шәһәрендә семинар-киңәшмәдә катнашты.

2019 елның 3-4 июнендә Үзәк делегациясе әгъзалары Бөек Новгород шәһәрендә «Балалар һәм гаилә иминлеген тәэмин итүдәге уңышлы гамәлләрне җәелдерү фондының профессиональ стажировка мәйданнары эше» семинар-киҗәшмәсенең эшлекле программасында катнаштылар. Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм фонды семинар-киңәшмәнең оештыручысы булып торды. Новгород өлкәсе хөкүмәте, шулай ук төбәкнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы семинарны оештыру һәм үткәрүдә Фондның партнерлары булдылар. Семинарда илнең 22 төбәгеннән 120 дән артык белгеч катнашты.

Семинар-киңәшмә балалар һәм гаилә уңышсызлыгы проблемаларын чишү буенча һөнәри берләшмәләрнең тырышлыкларын консолидацияләүгә ярдәм итте, шулай ук профессиональ стажировка мәйданчыкларын үстерү перспективаларын билгеләде.