Әтнә муниципаль районында “Юмарт сишәмбе” акциясе
2018 елның 20 ноябрендә Әтнә районында «Юмарт сишәмбе»кампаниясе кысаларында хәйрия чарасы үткәрелде.
“Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Пятерочка», «Магнит» һәм «Магнит Косметик» сәүдә челтәрләре ярдәмендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм исәптә торучы инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек һәм хуҗалык-көнкүреш җыелмалары белән ярдәм күрсәттеләр.


