«Гармония» үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә акция үткәрде
Юмарт сишәмбе акциясе кысаларында Норлат «Гармония» үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Волонтер» үзәге белән берлектә 20 Ноябрь көнне “Өйгә бәйрәм” дигән чара уздырды.
Волонтерлар өйгә барып хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле балаларга чын бәйрәм бүләк иттеләр. Балаларга хәйриячеләрдән уенчыклар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.



