Татарстан Республикасы балалар өчен интернат-йорты һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләренең чираттагы очрашуы узды

15 февраль көнне «Республика ресурс үзәге» ДКУ базасында директор урынбасары И. И. Милюков рәислегендә киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортының өлкән тәрбиячесе Медведева В. Г. һәм «Социаль волонтерлар»волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Башнова Е. И. катнаштылар. Фикер алышу өчен төп мәсьәлә булып волонтерларның һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең даими нигездә хезмәттәшлеге торды.

Киләсе очрашуда балалар интернат йорты һәм волонтерлар отряды арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү планлаштырылачак. Мондый иреклелек Казан ДМУ студентларына үзенчәлекле балалар белән эшләү буенча күнекмәләр алырга, практика узарга, алга таба эшкә урнашу өчен киңәшләр алырга мөмкинлек бирәчәк.