Психоневрологик интернат командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир үтте

2019 елның 21 июнендә Чистай психоневрологик интернатында психоневрологик интернатларның социаль хезмәтләрдән файдаланучы командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир үтте.

Беренчелек өчен Татарстан Республикасының психоневрологик интернатларыннан 6 команда һәм башка төбәкләрдән 4 команда катнашканлыктан, турнир инде икенче тапкыр ачык статуста узды.

Быел Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Коми Республикасы командалары турнир кунаклары булдылар.

Киеренке спорт бәйгесе нәтиҗәсендә мактау пьедесталындагы урыннар түбәндәгечә бүленде:

мактаулы беренче урынны, 2018 елда яуланган «турнир җиңүчесе» дигән исемне саклап, рәттән икенче тапкыр Киров өлкәсенең «Мурыгино «Чишмә» интернат-йорты» дәүләт бюджет социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе алды;

икенче урынны Түбән Новгород өлкәсенең «Городец психоневрологик интернаты» дәүләт бюджет учреждениесе командасы алды;

өченче урынны Коми Республикасының «Эжва психоневрологик интернаты» дәүләт бюджет учреждениесе командасы алды.

Чемпионнар һәм призерлар кубоклар и медальләр белән бүләкләнделәр.

Шулай ук хөкемдарлар тарафыннан һәр командадан турнирның 10 иң яхшы уенчысы билгеләнде.

Ярышта катнашучыларның барысына да татлы татар ризыклары һәм сувенирлар таратылды.