Дәрвишләр бистәсе балалар интернат-йорты хезмәткәрләре табибка кадәр тиешле булган беренче ярдәм күрсәтү буенча кирәкле күнекмәләрне өйрәнделәр

Республика ресурс үзәге ведомство карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү алымнарына һәм күнекмәләренә, шул исәптән турыдан-туры учреждениеләр нигезендә укыта.

Белем бирү курсы РФ Хезмәт кодексы нормалары, «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 21.11.2011 ел, №323 – ФЗ Федераль закон нигезләмәләре нигезендә эшләнгән һәм учреждение эшчәнлеге спецификасын исәпкә алып, социаль өлкә учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү өчен билгеләнгән.

Укулар барышында тыңлаучылар тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган очракларны һәм хәлләрне дөрес бәяләргә, үз мөмкинлекләрен һәм куркынычсызлыгын исәпкә алып дөрес гамәлләргә карата карарлар кабул итәргә; кичектергесез халәтләрнең сәбәпләрен, билгеләрен һәм нәтиҗәләрен танырга; төрле имгәнүләр, кинәт авырулар һәм тормышка куркыныч янаган шартларда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.

Теоретик белемнәр махсус тренажер-манекен кулланып, беренче ярдәм күнекмәләрен практик яктан эшкәртү белән ныгытылды.

4 июльдән 7 июльгә кадәр Дәрвишләр бистәсе балалар интернат-йортында эшләүче 130 хезмәткәр курс программасын уңышлы үзләштерү турында сертификатлар алды.