«Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга иртә комплекслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләре һәм практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән таныштылар

2019 елның 12-13 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә Әстерхан өлкәсенең «Коррекция һәм үсеш» фәнни-гамәли үзәге» дәүләт автоном оешмасы тарафыннан оештырылган «Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга иртә комплекслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләре һәм гамәлләре» халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Катнашучылар арасында социаль, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә федераль хакимият органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, иртә ярдәмне гамәлгә ашыру мәсьәләләрен алып баручы Россия һәм чит ил галимнәре, тернәкләндерү үзәкләре, медицина учреждениеләре, психологик-медик-педагогик комиссияләр җитәкчеләре һәм белгечләре, белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре бар иде.

Конференциянең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән практик белгечләрнең, һөнәри һәм ата-аналар берләшмәләренең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга иртә комплекслы ярдәмнең нәтиҗәле технологияләрен һәм практикаларын куллануда көчләрен берләштерү.

Конференциянең беренче көненең башы пленар утырышка багышланган иде, анда Россия Федерациясендә балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итүне үстерү мәсьәләләре, хәзерге этапта аның проблемалары һәм мөмкин булган куркыныч яклары күтәрелде, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга иртә комплекслы ярдәм күрсәтүгә системалы якын килү, кече яшьтәге балаларга комплекслы ярдәм системасында функцияләрнең халыкара классификациясен куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук бу өлкәдә чит ил коллегаларының тәҗрибәсе яктыртылды. Көннең икенче яртысы ике юнәлештә баручы секцияләр эшенә: сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларны абилитацияләү һәм коррекцияләүнең заманча технологияләренә һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле яшь балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүгә багышланган иде.

Халыкара конференциянең икенче көне «Балаларны тернәкләндерү буенча «Коррекция һәм үсеш» фәнни-гамәли үзәге» дәүләт автоном учреждениесе базасында методик семинарлар форматында узды.

Катнашучылар педагогика фәннәре докторы, «Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Юлия Разенкова семинарында «Ана – сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле яшь бала» парында үзара бәйләнешне бозуларны профилактикалау һәм коррекцияләү алымының Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институтында эшләнгән төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Биология фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Г.А.Альбрехт исемендәге федераль фәнни инвалидларны тернәкләндерү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең халыкара классификацияләр һәм тернәкләндерү һәм абилитация системалары бүлеге җитәкчесе Александр Шошминның «Инвалид балаларны комплекслы абилитацияләү һәм тернәкләндерү практикасында функцияләрнең халыкара классификациясен куллану» дигән семинарында тыңлаучылар практик мисалларда функцияләрнең халыкара классификациясенең төп нигезләмәләре һәм тернәкләндерү циклының һәр этабында аны куллану өчен нәтиҗәле инструментлар белән таныштылар.

Эрготерапевт эшенең коралларын гамәлдә куллану, аларны кече яшьтәге балалар белән эшләгәндә куллану турында иртә коммуникацияләр белгече, иртә катнашу институты эрготерапевты Анна Самарина сөйләде.

«Дәвалау педагогикасы үзәге» төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы белгечләре Анна Пайкова, Екатерина Горина һәм Ольга Холодова үстерүчән тәрбиянең төп принципларын, үстерү тирәлеген булдыру үзенчәлекләрен, үсешендә авыр һәм күп тайпылышлар булган балалар белән аралашуның заманча технологияләрен, шулай ук иртә ярдәм системасында белгечнең бала гаиләсе белән эшләвенең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын тәкъдим иттеләр.

Йомгаклау утырышында конференциядә катнашучылар төбәкләрдә иртә ярдәмне үстерү мәсьәләсенә йомгак ясадылар, гомуми тәкъдимнәр эшләделәр һәм үткәрелгән конференциядән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Гомумән алганда, конференция гамәли юнәлешкә ия иде, эшлекле, конструктив һәм нәтиҗәле үтте. Белгечләр сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга иртә комплекслы ярдәм күрсәтү эшендә яңа белемнәр һәм тәҗрибә тупладылар һәм киләчәктә Татарстан Республикасында иртә ярдәм системасын тормышка ашырганда аларны куллана алачаклар.