Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының Л.Н.Толстой Елы кысаларында социаль – мәдәни эшчәнлеге
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре 2018 елның 1 кварталында 4292 социаль хезмәт алучы гражданнар өчен 268 тематик танып белү – күңел ачу чаралары үткәрделәр. Шул исәптән, үткәрелгән чаралар арасында:
– 50 конкурс, аларда 685 кеше катнашты, шул исәптән балигъ булмаганнар арасыннан – 567 кеше,
– 49 экскурсияләр, аларда 562 кеше катнашты, шул исәптән балигъ булмаганнар арасыннан – 354 кеше,
-97 әдәби кичәләр, аларда 1478 кеше катнашты, шул исәптән балигъ булмаганнар арасыннан – 752 кеше,
– 68 мәдәният учреждениеләрендә булып кайту – 987 кеше, шул исәптән балигъ булмаганнар арасыннан – 778 кеше,
– 4 түгәрәк өстәл үткәрү, 41 кеше катнаша, шул исәптән балигъ булмаганнар арасыннан – 31 кеше,
Моннан тыш, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре тарафыннан 482 кеше арасында 14 төр реклама-мәгълүмати материаллар таратыла.



