Пилот районнарның социаль хезмәткәрләре «Озак вакыт карап тәрбияләү нигезләре» программасы буенча укуларын тәмамладылар
2014 – 2021 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карап тәрбияләү системасын төзү буенча пилот проектын тормышка ашыру кысаларында 2019 елның 13 августыннан 23 августына кадәр халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча сигез комплекслы үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре социаль хезмәткәрләрен «Озак вакыт карап тәрбияләү нигезләре» квалификация күтәрү программасы буенча укыту уздырылды.
Уку процессына Казан милли тикшеренү технологик университетының Өстәмә һөнәри белем бирү институтының югары дәрәҗәдә әзерлекле укытучылары билгеләнгән тематика буенча җәлеп ителделәр.
Дәресләр барышында тыңлаучылар тарафыннан карап тәрбияләү төшенчәсе һәм принциплары, авыр хәлдәге авыру затлар һәм аларның туганнары белән эшләүдә психологик аспектлар карап тикшерелде, озак вакыт урын өстендә яту белән бәйле авыруларны профилактикалауның нигезләре өйрәнелде, чикләнгән хәрәкәтле затларны карап тәрбияләү һәм аларның куркынычсыз хәрәкәт итүе, кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ халәттә булганда беренче ярдәм күрсәтү буенча гамәли күнекмәләр алынды.
Бу елның 22 августында дәресләргә Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килделәр.
Программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен узган 60 хезмәткәргә, уку тәмамлангач, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылды.


