Социаль өлкә белгечләре альтернатив аралашу инструментларын өйрәнделәр

Аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлар белән интегүче кешеләр белән эшләүче белгечләр үз квалификацияләрен күтәрүне дәвам итәләр.

Сентябрьдә Казан инновацион университеты базасында «Социаль тернәкләндерүдә альтернатив һәм өстәмә коммуникация чараларын куллану» программасы буенча укулар булып узды.

Укытучы сыйфатында «СамоЦветы» нейропсихология һәм логопедия үзәге җитәкчесе Эльмира Урапина чыгыш ясады.

Дәресләр барышында тыңлаучылар альтернатив һәм өстәмә коммуникациянең төп төшенчәләрен карадылар, социаль хезмәт алучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, коммуникатив мөмкинлекләрне бәяләү методикаларын һәм инструментларын өйрәнделәр, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегендә альтернатив һәм өстәмә коммуникация системасын кертү һәм озату буенча эшне оештыру күнекмәләрен формалаштырдылар.

Курсны тыңлаучы 15 кеше программаны уңышлы үзләштерде һәм квалификация күтәрү турында таныклык алды.