Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән затларны хезмәт белән тернәкләндерү буенча укуларын төгәлләделәр

Агымдагы елның 8 ноябреннән 18 ноябренә кадәр «Мөмкинлекләре чикләнгән затларны хезмәт терапиясе һәм социаль реабилитацияләү» программасы буенча белгечләрнең квалификациясен күтәрүнең чираттагы укулары республика ресурс үзәге тарафыннан «2014-2025 елларда Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм дәүләт программасының мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, комплекслы реабилитацияләү һәм реабилитацияләү системасын формалаштыру» диеп аталган ярдәмче программа кысаларында тормышка ашырылды.

Курсның максаты – социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре шартларында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социаль һәм хезмәт тернәкләндерү өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү .

Укытучылар сыйфатында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәри осталык милли чемпионатының Эш Бирүчеләр Советы рәисе С.А. Ганиева, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарының «Забота» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе чыгыш ясадылар.

Укулар барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль-психологик проблемалары ачыкланды, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның тернәкләндерү потенциалын диагностикалау методлары өйрәнелде; социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре шартларында өлкән яшьтәге гражданнарның һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларның хезмәт остаханәләрендә эш оештыру буенча киңәшләр бирелде.

Уку тәмамлангач, 34 курс тыңлаучысына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.