Апаста “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында инвалидлар сорауларын тикшерделәр
4 декабрь көнне “Юмарт сишәмбе” акциясе һәм инвалидлар декадасы кысаларында «Рассвет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Ярдәм кулы суз” дип исемләнгән чара үткәрде. Чарага ветераннар Советы Рәисе Г. Н. Насыйбуллина, республика матди ярдәм үзәгенең 9 нчы бүлек мөдире А. М. Гарифуллина, шулай ук Социаль иминият фонды белгече Р. Шакирова чакырылды.
Әлеге чараның максаты-җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын һәм абруен яклау, хәйрия культурасын үстерү, иреклеләр рухына ярдәм итү.
Түгәрәк өстәл формасында оештырылган чара барышында инвалидлар чәй табыны артында үзләрен кызыксындырган иң актуаль һәм көнүзәк сорауларга тулы җаваплар алдылар, ә әңгәмә ахырында анда катнашучылар өчен район туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды, аны Р. Г. Ногманов алып барды.
Очрашу нәтиҗәле һәм бай эчтәлекле булды, катнашучылар кызыклы программа һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар белдергән оештыручыларга рәхмәтен белдерде.


