Чистай районында социаль хезмәт күрсәтү йортларының социаль хезмәтләр алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир уздырылды

2026 елның 26 июнендә Чистай шәһәренең «Татнефть Олимп» спорт мәктәбе базасында социаль хезмәт күрсәтү йортларының социаль хезмәт алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир булып узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе оештырды. Сәламләү сүзләре белән турнирны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова һәм «Татнефть Олимп» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хаматов ачып җибәрделәр, алар барлык катнашучыларга кызыклы ярышлар һәм көчле көндәшләр теләделәр. Сәламләү сүзләре белән Чистай социаль хезмәт күрсәтү йорты директоры Светлана Сәхапова да чыгыш ясады.

Төп кубок өчен Татарстан Республикасының 6 социаль хезмәт күрсәтү йортыннан 6 команда көч сынашты: Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Яңа Чүриле, Кама Аланы һәм Чистай. Ярышлар вакытында кызу һәм кызыклы көрәш башланды.

Турнир бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды, бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Шобага салу нәтиҗәсендә катнашучы командалар парлары ачыкланды: «А» төркемендә Алабуга, Кама Аланы һәм Казан командалары көч сынашты. «Б» төркемендә Зеленодольск, Яңа Чүриле һәм Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортлары командалары. Беренче уеннар Кама Аланы һәм Казан, Яңа Чүриле һәм Яшел Үзән командалары арасында узды.

Нәтиҗәдә, җиңү пьедесталына Яшел Үзән социаль хезмәт күрсәтү йорты командасы күтәрелде. Калган призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

2-нче урын – Казан социаль хезмәт күрсәтү йорты;

3-нче урынны турнир хуҗалары – Чистай социаль хезмәт күрсәтү йорты командасы алды. Команданың иң яхшы 6 уенчысы дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. «Иң яхшы бомбардир» исеменә Казан социаль хезмәт күрсәтү йортыннан Денис Зартдинов лаек булды; «Иң яхшы капкачы» исеменә Яңа Чурилиннан Сергей Николаев лаек булды; «Иң яхшы сакчы» исеменә Яшел Үзәннән Алексей Борһанов лаек булды; «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә Алабуга социаль хезмәт күрсәтү йортыннан Константин Тарковский лаек булды. «Уң флангның иң яхшы уенчысы» һәм «сул флангның иң яхшы уенчысы» мактаулы исемнәренә Кама Аланыннан Булат Ситдыйков һәм Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортыннан Гөлнара Фәйзуллина лаек булды.

Турнир җиңүчеләренә һәм призерларына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.