Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат–йорты кунаклар кабул итте

Иреклеләр (Волонтер) елын үткәрү кысаларында Җәлил районы гимназиясеннән «Я – добро Творец»  иҗат десанты Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортта булып кайттылар.

Волонтерлар социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм оештырдылар, аның кысаларында искиткеч концерт куелды. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Өлкәннәр балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, бәйрәм барышында күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты чараны оештыручыларга рәхмәтен бедерә.