«Гаилә» приютында кунакта Баулы десантниклары булды

Иреклеләр (волонтер) елын үткәрү кысаларында Баулы десантниклары шәһәр волонтерлары белән берлектә Баулы “Гаилә” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар.

Очрашу бик җылы шартларда узды, балалар елмайдылар, шатландылар һәм төрле сорауларын бирделәр.

Кунаклар балаларга уенчыклар, тәм-томлар бүләк иттеләр һәм истәлеккә барлык катнашучылар белән гомуми фотография ясадылар.

Баулы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты Баулы десантниклары һәм волонтерларга рәхмәтен белдерә.