«Умырзая» үзәгендә кунакта волонтерлар булдылар
Иреклеләр (волонтер) елын үткәрү кысаларында Минзәлә шәһәре «Волонтер» иреклеләр үзәге «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, волонтерлар «Умырзая» балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан Сугышы – Георгий тасмасы турында әңгәмә оешырдылар.
Әлеге чараның максаты – балаларны Георгий тасмасы тарихы белән таныштыру, балаларда патриотлык хисе, Ватан өчен горурлык тәрбияләү.
Балалар зур кызыксыну белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә тыңладылар һәм Җиңү Көне символы тарихы турында белделәр.
Чара ахырында волонтерлар балаларга Җиңү символын беркеттеләр.


