Минзәлә интернат-йортында әдәби сәгать

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре «Язучы – граф Толстой» темасына әдәби чара оештырды.

Чараның максаты – мәдәни ял оештырырга, интернатта яшәүчеләрнең белемен киңәйтергә, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның кайбер күнекмәләрен торгызырга.

Чараны оештырганда арт-терапия технологиясе кулланылды. Интернат-йорт хезмәткәрләре публицистика, язучының иҗаты һәм иң танылган әсәрләре турында сөйләделәр.

Шулай итеп, социаль эш буенча белгеч Ландыш Фаттахова әдәби викторина үткәрде.

Йомгаклау өлешендә Р. Зыятдинов, Г. Костылев, З. Закиров Л. Н. Толстойның шигырьләрен укыды.