Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары

26 февральдән 2 мартка кадәр түбәндәге программалар буенча квалификация күтәрү курслары узды:

«Персональ менеджмент» социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең җитәкчеләре өчен (38 кеше).

Программа үз эченә түбәндәге сорауларны кертә:

-җитәкчеләрнең хезмәтен рациональләштерү;

-җитәкчелекнең нәтиҗәле стилен кору;

-эшләү мөмкинлеген арттыру;

– үзидарә алымнары һәм ысуллары;

-күндерү алымнары йогынтысы һәм техникасы.

“Яшь инвалидлар белән һөнәри юнәлеш бирүче эш алып бару технологиясе” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең белгечләре өчен (39 кеше).

Программа үз эченә түбәндәге сорауларны кертә:

– психодиагностик методика белән эш;

– инвалидларның индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, һөнәри яраклылык формалаштыру буенча индивидуаль тәкъдимнәр формалаштыру;

– аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Уку тәмамлангач, өстәмә һөнәри программаны уңышлы бетергән укучыларга квалификацияне күтәрү турында билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.