Ункөнлекне үткәрү кысаларында «Экстремизмга – Юк!» дигән исем астында министрлык карамагындагы учреждениеләр белгечләре өчен укулар узды

Республика ресурс үзәге терроризмга каршы эшчәнлек өлкәсендә тармак хезмәткәрләре өчен уку-укыту программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Ункөнлекне үткәрү кысаларында «Экстремизмга – Юк!» дигән исем астында министрлык карамагындагы учреждениеләр белгечләре өчен агымдагы елның 27-28 сентябрендә «Социаль объектның террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү эшен оештыру» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә терроризмны профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен курслар оештырылды.

Укулар барышында терроризм һәм экстремизмга каршы торуның норматив-хокукый нигезләре каралды; экстремистлык һәм террорлык эшчәнлеге субъектларын иртә ачыклау үзенчәлекләре, заманча экстремизм һәм терроризм структурасы өйрәнелде; социаль объектларның һәм территорияләрнең террорчылыкка каршы саклануын ныгыту, террорчылыкка каршы саклануны киметү, локаль норматив актлар эшләү һәм эчке документацияне алып бару буенча рекомендацияләр бирелде; социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә террорчылык янавы барлыкка килгәндә гамәли күнекмәләр булдырылды.

Спикерлар сыйфатында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты укытучылары, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты вәкилләре һәм министрлык белгечләре чыгыш ясады.

Курсның 45 тыңлаучысы укуларын уңышлы тәмамладылар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.