Саба районында балалар Сабантуе узды
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән 4 июльдә Саба муниципаль районында балалар Сабантуе үткәрделәр.
Чарада Югары Отар акылга зәгыйфь балалар һәм яшүсмерләр өчен интернат-йортындатәрбияләнүчелә һәм Саба гимназиясе укучылары катнашты. Балалар рәхәтләнеп уеннарда катнашты, батутларда сикерде, күңел ачты. Уеннардан соң, балаларны төшке аш белән сыйладылар.
Мактаулы кунаклар арасында Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Юлия Ивановна Абдреева булды.
Әйтергә кирәк, бәйрәм “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Бәйрәмне оештыруда иганәчеләр дә катнашты.





