Үзәктә Волгоград өлкәсе вәкилләре белән эшлекле очрашу узды

Волгоград өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында 2018 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге дәүләт казна учреждениесендә Волгоград өлкәсе социаль яклау комитеты вәкилләре Е. В. Тришина һәм А. В. Петрова белән эшлекле очрашу оештырылды.

Очрашу вакытында үзәк директоры Горшунова М. В. учреждение эшчәнлеге юнәлешләрен турында сөйләде, делегатлар Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү системасы, шул исәптән «халыкның социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы эше белән таныштылар, Волгоград өлкәсенең халыкка социаль хезмәт күрсәтүен оештыру буенча тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.