«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 4 нче махсуслаштырылган «Актив озын гомер» күргәзмәсен ачу тантанасы узды

2019 елның 24 сентябрендә тантаналы рәвештә 4 нче махсуслаштырылган «Актив озын гомер» күргәзмәсе – тәҗрибәле һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе ачылды.  Күргәзмәдә илледән артык компания катнаша, алар арасында Татарстан Республикасының медицина оешмалары һәм ведомстволары, халыкны социаль яклау органнары, табигый продуктлар нигезендә медицина препаратлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, халык куллану товарларының киң спектрын җитештерүчеләр, ял итү, мәдәни һәм белем бирү үзәкләре бар.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А.Зарипова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Р.Абашев, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Э.Я.Вафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Р.Х.Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесенең беренче урынбасары А.Н.Николаев, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Г.Иштирәков, Татарстан Республикасы пенсионерлары берлегенең төбәк бүлеге идарәсе рәисе Л.Н.Мишина, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге генераль директоры Л.Л.Семенов катнашты.

Күргәзмә кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан түбәндәгеләр тәкъдим ителде:

– «Үләнче» клубы – дару үләннәре белән танышу, аларны җыю технологиясе, сувенир продукциясе ясау;

– «Пейп-Арт» техникасы белән кувшиннар бизәү буенча мастер-класс;

– гофрацияләнгән кәгазьдән һәм конфетлардан кәрҗиндә роза чәчәге ясау буенча мастер-класс;

– «Учыбызда дөнья» программасын тәкъдир итү – төрле шәһәр һәм илләрнең истәлекле урыннарына виртуаль сәяхәт;

– «Көмеш волонтерлык» юнәлешен тәкъдир итү.

Күргәзмә эше барышында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе белгечләре тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга психологик консультация үткәреләчәк, өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүнең «Визуаль коррекция ысулы» дигән технологиясе, шулай ук артритны профилактикалау буенча «Чиксез сыгылмалылык» мастер-классы оештырылачак.