«Робинзон» хәрби-патриотик слетында иң яхшы команда исеме өчен сигез команда көрәште

«Робинзон-2019» республика хәрби-патриотик слеты чираттагы тапкыр үзенең дусларын кунакчыл Чаллы җирендә җыйды. Урнашкан гадәт буенча, «Бережок» базасы слетта катнашучыларны елмайган кояш һәм яхшы кәеф белән каршы алды. «Робинзон-2019» тынычлык, дуслык һәм игелек бәйрәме булды, барлык кешегә дә бик күп уңай тәэсирләр, яңа дуслар алып килде. Әлеге зур чараны ел саен үткәрү туризмны һәм туган якны өйрәнү эшен камилләштерергә, гражданлык-патриотик тәрбия бирү эшендә алга куелган мөһим бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Командалар җитди әзерләнгәннәр иде: хәрби җырларны визиткада сәхнәләштерүдән башлап, хәрби-спорт полосасында һәм интеллектуаль-танып-белү туры барышында барысы да бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тирән белемле һәм хәбәрдар булуларын күрсәттеләр, ул дәһшәтле елларның гадәти булмаган каһарманлыгын, ата-бабаларыбызның батырлыгын үз йөрәкләре аша кичерделәр.

Ярышларда слетны оештыручылар әзерләгән барлык биремнәрне үтәү юлында дуслык, ярдәмчеллек һәм бердәмлек төп ярдәмчеләр булдылар.

Барлык балалар да кыюлык һәм осталык, команда бердәмлеге һәм үзара ярдәмчеллек, үҗәтлек һәм ихтыяр көчен күрсәттеләр.

«Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приюты командасы хәрби-спорт полосасын узуда, интеллектуаль турда һәм хәрби җыр инсценировкасында иң яхшы дип табылды.

Мактаулы икенче урынны Әгерҗе районы командасы яулады, ә слетның «бронза»сы Саба районы командасы яшь патриотларына бирелде. «Лазертаг» уенында Бөгелмә районының «Ялкын» приюты командасын махсус приз белән билгеләп үттеләр. Катнашкан барлык командаларга да призлар һәм грамоталар тапшырылды.

Слет кысаларында шулай ук шахмат-шашка турниры да узды. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Шашка уенында:

1 урын – Ветошкин Аким, Әгерҗе районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приюты;

2 урын – Яниев Олег, Минзәлә районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты;

3 урын – Ившина Светлана, Саба районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты.

Шахмат уенында:

1 урын – Маклаков Рим, «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приюты;

2 урын – Кузнецова Александрия, Минзәлә районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты;

3 урын – Хәбибуллин Ринат, Баулы районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гаилә» социаль приюты.

Барлык балалар да ярышларда кыюлык һәм осталык, команда бердәмлеге һәм үзара ярдәмчеллек, үҗәтлек һәм ихтыяр көче күрсәттеләр.