Бөтенроссия «Җиңү Волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре белән очрашуы
2018 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә Бөтенроссия «Җиңү Волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре белән очрашу узды.
Түгәрәк өстәл артында түбәндәге сораулар каралды:
– Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Җиңү Волонтерлары» төбәк бүлекчәсе белән хезмәттәшлек;
– уртак чараларны тормышка ашыруга планнар корылды;
– балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар өчен 2018 елның 7 апрель көненә «Космос» тарихи квесты планлаштыру, әлеге чара «Гаврош» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узачак.


