“Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2022 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре»

2022 елның 27-28 июлендә Минзәлә һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә “Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2022 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре» дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрелде”. Семинар-киңәшмә барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең 2022 елның 1 яртыеллыгында эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Семинар-киңәшмә тематик мәйданчыкларда узды: инвалидлар һәм аларның гаиләләре белән һөнәри юнәлеш эше, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют шартларында балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү практикасы, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль хезмәтләре, авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаган гаиләләр белән эшләү буенча нәтиҗәле тәҗрибәләр. Чакырылган экспертлар сыйфатында иҗтимагый оешмалар һәм башка ведомстволар җитәкчеләре катнашты.