Психик тайпылышлары булган балалар белән эшләү буенча белгечләрне укыту тәмамланды

Агымдагы елның 19 июненнән 03 июленә кадәр «Мультисенсорлы тайпылышлары булган кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү ресурс үзәге» Хәйрия автоном коммерциячел булмаган оешмасы (Мәскәү шәһәре) тарафыннан ТР МТЗиСЗ Республика ресурс үзәге базасында «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, шул исәптән аутизм спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган гражданнарга махсус шартлар оештырганда үз-үзеңне тотышыңны гамәли анализлау ысулларын куллану» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.

Укулар «Передышка» проектының хәйрия программасы кысаларында уздырылды.

Тыңлаучылар алдында «Доктор Лизаның гадел ярдәме» Халыкара хәйрия иҗтимагый оешмасы президенты Ольга Юрьевна Демичева чыгыш ясады.

Программа барышында инвалид балалар белән аралашуны оештыруның психологик-педагогик нигезләре, шулай ук психик тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә заманча методлар һәм технологияләрне куллануның практик алымнары каралды, инвалид һәм психик тайпылышлары булган балаларда проблемалы тәртипне профилактикалау һәм теләнмәгән тәртипне төзәтү буенча киңәшләр алынды.

Программада мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-балалар йортлары һәм 21 кешедән торган Республика ресурс үзәге белгечләре катнашты.