Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәт күрсәтүләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» исемле Республика конкурс-фестиваленә йомгак ясау Агымдагы елның Татарстан дәүләт программасының «Гражданнарга социаль ярдәм» чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәт күрсәтүләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» исемле Республика конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чара «Питрәч район мәдәният йорты» нигезендә булып узды.
Бүләкләү тантанасында Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Харитонова Марина Алексеевна катнашты, ул конкурс катнашучыларның осталыгы белән генә түгел, номинацияләрдәге сәнгать юнәлешләренең төрлелеге белән дә сөендерде, дип билгеләп үтте.
Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәт күрсәтүләреннән файдаланучыларның иҗади активлыгын күтәрү, шулай ук өлкән буынның һөнәри осталыгын һәм күнекмәләрен өйрәнү һәм тарату булып тора.
2026 елда Конкурс түбәндәге традицион номинацияләр буенча уздырылды:
– «Декоратив-гамәли иҗат»;
– «Кулинария осталыгы»;
– «Нәфис сүз».
«Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестиваленең Оештыру комитетына Татарстан Республикасының 21 өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан катнашу өчен видеороликлар белән 42 гариза кергән иде.
Экспертиза эшләрендә һәм номинацияләр буенча видеороликлар рейтингын формалаштыруда 5 эксперт катнашты, алар бер-берсеннән бәйсез рәвештә тәкъдим ителгән видеороликларны билгеләнгән критерийлар нигезендә бәяләделәр.
«Безнең төбәк осталары» Конкурс-фестивале җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, шулай ук аларга махсус бүләкләр тапшырылды.
«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясенә 14 видеоролик тәкъдим ителде:
1-нче урын «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан» Пименов Анатолий Алексеевичка бирелде.
2-нче урын Яшел Үзән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат «Кайгырту йортыннан» Костылев Геннадий Кузьмичка.
3-нче урын «Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Курепина Нина Семеновнага бирелде.
Кызыксындыру бүләге белән «Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Емельянова Мария Васильевна бүләкләнде.
«Нәфис сүз» номинациясенә 16 видеоролик тәкъдим ителде:
1-нче урын «Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Галиева Римма Рәхим кызына бирелде.
2-нче урын «Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан» Төхвәтшина Нәсимә Әхъяр кызына бирелде.
3-нче урынга «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Ермолаева Светлана Ивановна лаек булды.
Кызыксындыру бүләге белән Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Җәлил интернат-йортыннан» Рублева Клавдия Андреевна бүләкләнде.
«Кулинария осталыгы» номинациясенә 12 видеоролик тәкъдим ителде:
1-нче урын «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Сабирова Әлфия Мансур кызына бирелде.
2-нче урын «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан» Әминова Елена Евгеньевнага бирелде.
3-нче урын «Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Япрынцева Татьяна Петровнага бирелде.
Кызыксындыру бүләге Татарстан Республикасы «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен Чистай интернат-йортыннан» Кормакова Валентина Гавриловнага тапшырылды.
Конкурста җиңүчеләр өчен мәдәният йорты хезмәткәрләреннән музыкаль һәм бию номерларын үз эченә алган бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Шулай ук Питрәч районының Туган якны өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде. Экскурсиядә катнашучылар экскурсоводның борынгы традицияләр турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, районның гасырлар дәвамында үсешен раслаучы уникаль экспонатлар белән таныштылар.
«Безнең төбәк осталары» Конкурс-фестивале талант һәм осталыкның һәрберебездә яшәвен раслады, һәм бу җәмгыятебезнең мәдәни үзенчәлеген ныгыта.
Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә киләчәктә дә иҗади ачышлар, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!