Финанс-хуҗалык эшчәнлегенең бухгалтерлык һәм салым исәбен алып бару;Контроль үткәрү:
– күчемсез милек сакланышы өчен;
– матди байлыкларны һәм акчаларны максатчан тоту;
– инвентаризациянең вакытында үткәрелеше өчен;
– хезмәт хакы буенча исәп-хисапларны дөрес алып бару.
Расланган типлаштырылган формаларны куллану;
Беренчел документларны вакытында һәм сыйфатлы итеп тутыру, аларны бухучетта чагылдыру өчен билгеләнгән вакытка тапшыру;
Бухгалтерлык документларының сакланышын тәэмин итү;
Төп фондларның исәбен алып бару;
Хуҗалык килешүләре буенча исәп-хисапларны оештыру;
Касса һәм исәп-хисап дисциплинасын катгый үтәүне тәэмин итү, акчаларны тиешенчә тоту;
Документларны үз вакытында һәм дөрес тутыруны, башкара торган операцияләрне алдан тикшереп торуны гамәлгә ашыру;
Хуҗалык операцияләренең бухгалтерлык исәбендә һәм хисаплылыгында үз вакытында һәм дөрес итеп чагылдыруны тәэмин итү;
Заказны урнаштыруның барлык ысуллары буенча котировкалар үткәрү, Товарлар сатып алулары һәм хезмәт күрсәтүне мониторинглау, муниципаль контрактларның рәсми сайтында теркәү;
Бухгалтерлык исәп-хисабын тапшыру (ай саен, квартал саен, ел саен);
Статистик хисап тапшыру;
Эчке ревизия үткәрүдә катнашу;
Хисап-хисаплау эшләрен автоматлаштыру дәрәҗәсен күтәрү буенча чараларны тормышка ашыру;
Матди җаваплы затларга аларның җаваплы сакланышында булган кыйммәтле әйберләрне исәпкә алу һәм саклау мәсьәләләре буенча инструктаж үткәрү;
Норматив-хокукый актлар проектларын эшләүдә катнашу;
Киңәшмәләр һәм семинарлар үткәрүдә катнашу;
Дебитор һәм кредит бурычларын түләү буенча эшне оештыру.