Без рубрики

Балаларга һәм яшүсмерләргә социаль ярдәм өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү

Агымдагы елның 18-22 сентябрендә «Балалар һәм яшүсмерләр белән социаль эшне оештыру» программасы буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары булып узды.

Программаның актуальлеге төрле социаль-педагогик проблемалары булган балигъ булмаганнарны социаль реабилитацияләү һәм адаптацияләү мәсьәләләрен хәл итәргә чакырылган социаль өлкә белгечләренең һөнәри әзерлеген камилләштерү кирәклеге белән бәйле.

Дәресләр барышында тыңлаучылар тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтүне регламентлаучы норматив-хокукый актларның төп нигезләмәләре; гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләренең өстенлекле максатлары һәм бурычлары; балигъ булмаганнарның деструктив тәртибен профилактикалау буенча эшнең оештыру һәм эчтәлекле аспектлары өйрәнелде; социаль өлкә учреждениеләре белгечләренең үз-үзенә кул салу проблемалары очраклары белән эшләү эшчәнлегенең үзенчәлекләре ачыкланды; социаль өлкә белгечләренең һөнәри эшчәнлегендә стресска чыдамлык формалаштыру буенча киңәшләр бирелде.

Уку процессын гамәлгә ашыруга Казан (Идел буе) федераль университеты; Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы укытучылары; ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре һ. б. җәлеп ителде.

Моннан тыш, гражданнарның финанс культурасын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе вәкиле тарафыннан балигъ булмаганнарның финанс грамоталылыгы һәм финанс белеме буенча укыту чараларын оештыру буенча эшлекле уен формасында өйрәтү чарасы үткәрелде.

Уку нәтиҗәләре буенча программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен үткән 38 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында “Талантлар Салават күпере” республика конкурс-фестивале нәтиҗәләре

15 сентябрьдә Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә «Чулман-Су» мәдәни үзәге базасында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Талантлар Салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Подробнее

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләрен укыту булды

Агымдагы елның 12-14 сентябрьдә «Терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» программасы буенча терроризм идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашучы ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары булып узды. Подробнее

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре җитәкчеләре персонал белән идарә итү өлкәсендә компетенцияләрен камилләштерделәр

Агымдагы елның 21 августыннан 08 сентябренә кадәр Республика ресурс үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре җитәкчеләре өчен «Персонал белән идарә итү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары булып узды. Подробнее

3 сентября – День солидарности в борьбе с терроризмом

В рамках Дня Солидарности в борьбе с терроризмом, ежегодно отмечаемом в России 3 сентября, в ГКУ «Республиканский ресурсный центр Министерства труда, занятости и социальной защиты республики Татарстан» была проведена акция «Свеча памяти» жертв теракта в Беслане. Подробнее

Ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре өчен терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә укыту үткәрелә

Республика ресурс үзәге даими нигездә терроризм идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда үз вәкаләтләре кысаларында катнашкан тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә. Подробнее

Психик тайпылышлары булган балалар белән эшләү буенча белгечләрне укыту тәмамланды

Агымдагы елның 19 июненнән 03 июленә кадәр «Мультисенсорлы тайпылышлары булган кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү ресурс үзәге» Хәйрия автоном коммерциячел булмаган оешмасы (Мәскәү шәһәре) тарафыннан ТР МТЗиСЗ Республика ресурс үзәге базасында «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, шул исәптән аутизм спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган гражданнарга махсус шартлар оештырганда үз-үзеңне тотышыңны гамәли анализлау ысулларын куллану» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде. Подробнее

Арча районының Яңа Чүриле авылында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда яшәүче социаль хезмәтләр алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир булып узды

2023 елның 30 июнендә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Яңа Чүриле интернат-йорты базасында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир булып узды. Подробнее

Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә социаль хезмәтләр алучы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар алучылар арасында «Минем Туган Татарстан» исемле видеороликлар конкурсы нәтиҗәләре

Агымдагы елның 24 апреленнан «Минем Туган Татарстаным» исемлевидеороликлар конкурсы старт алды, аның йомгаклары июнь аенда ясалды. Подробнее

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-реабилитация эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсына йомгак ясалды

Агымдагы елның 3 апрелендә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-реабилитация эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсына старт бирелде (алга таба – Конкурс), аның нәтиҗәләре май аенда ясалды. Подробнее