Главная страница / Яңалыклар / Без рубрики
Без рубрики
ЯР ЧАЛЛЫДА «РОБИНЗОН» диеп аталган ХӘРБИ-ПАТРИОТИК СЛЕТ УЗДЫ 6 нчы сентябрь көнне Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ел саен үткәрелә торган «Робинзон» исемле хәрби-патриотик слет узды.
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы эгидасы астында узган әлеге чараның максаты –балигъ булмаганнарның шәхесен формалаштыру һәм үстерү, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне профилактикалау иде.
Кама ярының матур урынында республиканың төрле районнарыннан 11 команда очрашты. Уен берничә этаптан торды, ә нәкъ менә:
команданың «Визит карточкасын» тәкъдим итү;
хәрби-спорт каршылыкларын үтү юлында балалар тизлек, тапкырлык һәм чыдамлык кына түгел, ә командаларның бердәмлеген дә күрсәттеләр. Пневматик коралдан ату, гранат ыргыту, противогаз киеп каршылыклар аша йөгерү, зыян күрүчене күчерү, автомат сүтү һәм җыю. Барлык катнашучылар да биремнәрне бик яхшы башкардылар;
интеллектуаль танып-белү этабы. Биредә яшь эрудитлар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен, тирән белемнәрен һәм кеше тормышының барлык өлкәләрендә хәбәрдар булуларын күрсәттеләр.
Ярышның төп этаплары арасында командалар «КамАЗ-Мастер» автомобиле моделен әзерләү, «Стринг-арт» техникасында сувенирлар ясау, «Агач подставкалар ясау», «Туган моңнар» станцияләрендә булдылар.
Балаларны Аква-грим осталарына бару, «Гарнизон» клубының тәҗрибәле тренерлары җитәкчелегендә кул сугышы алымнарын үзләштерү, шулай ук «Лазертаг» та уйнау мөмкинлеге бик шатландырды.
Чын солдат төшке ашыннан соң Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ресурс үзәге тарафыннан оештырылган шахмат-шашка турниры булды.
Хәрби-патриотик уен йомгак ясау һәм командаларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Уенның җиңүчесе «Асылташ» СПДП командасы булды.
Сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Сәхнәдә Казан шәһәреннән килгән кунаклар – «Tuzelity» бию коллективы, шулай ук зур буйлы Умка һәм Панда исемле аюлар тамашачыларның күңелләрен ачты.
Бу онытылмаслык чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, күп яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте, тәрбияләнүчеләр тормышында үзенчәлекле вакыйга, тынычлык, бердәмлек һәм дуслык бәйрәме булды.
«БАЛАЛАР ХАКЫНА БЕРГӘ!» XII Бөтенроссия форумы
«Балалар иминлеге өчен яңа чишелешләр!» – авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды тарафыннан оештырылган XII Бөтенроссия форумының төп темасы әнә шулай яңгырый. «Балалар хакына бергә» форумы 7–10 сентябрь да үткәрелде. Чараның төп вакыйгалары Сургут шәһәрендә узды. Моннан тыш, эшлекле программага гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларны һәм проектларны тормышка ашыру фонды партнерлары тарафыннан әзерләнгән дистанцион форматтагы интерактив чаралар кертелгән иде. Подробнее
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышлап Бүген 3 сентябрь – терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.
«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУда Бесланда һәлак булган корбаннарны искә алу көненә багышланган акция уздырылды. Холлда шәмнәр, фоторәсемнәр белән инсталляция оештырылды. Оештыру эшләре бүлеге мөдире Петухова Ирина Юрьевна тантанага багышланган чыгыш ясады. Метроном астында Үзәк хезмәткәрләре һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Подробнее
Менделеевскида «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда хезмәт күрсәтүне оештыру» темасына семинар-киңәшмә узды 2021 нче елның 5 нче августында Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда хезмәт күрсәтүне оештыру» темасына семинар-киңәшмә узды.
Приют җитәкчеләре социаль приютлар эшчәнлеген оештыру һәм норматив-хокукый актларның камиллеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, ә учреждение белгечләре приютларда тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерү буенча индивидуаль программаларны формалаштыру һәм алып бару күнекмәләренә өйрәнделәр.
ТАТАРСТАНДА ИҢ ЯХШЫ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР 3 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» белән берлектә, Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын үткәрде. Подробнее
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре конфликтлы хәлләрдә үз-үзеңне һөнәри тоту күнекмәләрен формалаштырдылар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә агымдагы елның 28 июненнән алып 02 июльгә кадәр узган «Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре эшчәнлегендә конфликтлы ситуацияләр белән идарә итү» юнәлеше буенча квалификация күтәрүнең белем бирү программасының актуальлеге белгечләрдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләренең эш белән тәэмин итү хезмәте клиентлары белән, хезмәт коллективындагы төрле мөнәсәбәтләр өлкәсендә профилактикалау, фаразлау, җайга салу һәм конфликтларны хәл итү өлкәсендә күнекмәләрен формалаштыру зарурлыгына бәйле. Подробнее