Без рубрики

Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү рухында балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы йомгаклары

Балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату максатында «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2025 елның IV кварталында Татарстанда яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар арасында халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсы үткәрелде. Подробнее

«Коррупция ЮК! Гадел яшә!» исемле балалар рәсемнәре конкурсы нәтиҗәләре

2025 елның 13 ноябреннән башлап 01 декабренә кадәр һәр елны 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ДКУ «РРЦ» хезмәткәрләренең балалары арасында «Коррупция юк! Гадел яшә!» исемле рәсем конкурсы уздырылды. Конкурс үсеп килүче буын арасында коррупция проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыруга ярдәм итә торган мөһим вакыйгага әверелде. Подробнее

Ата-аналарның алкогольгә бәйлелеге булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча учреждениеләр белгечләрен укыту курслары булып узды

Ата-аналарның алкогольгә бәйлелеге булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора, чөнки әлеге фактор еш кына балаларда тискәре шәхес карашлары, хокукка каршы тәртип һәм башка социаль-тискәре күренешләр барлыкка килүгә сәбәп була. Подробнее

Социаль өлкә учреждениеләре белгечләре өчен энергияне сак тоту өлкәсендә укулар үткәрелде

18-20 ноябрь көннәрендә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә энергияне сак тоту буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләрне «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның гамәли мәсьәләләре» исемле квалификация күтәрү программасы буенча укытулар булды. Подробнее

ИТОГИ конкурса видеороликов «Будущее России в наших руках» среди получателей социальных услуг социальных приютов для детей и подростков Республики Татарстан

5 ноября на базе АО «Зеленодольский завод имени А.М. Горького» подведены итоги конкурса видеороликов «Будущее России в наших руках», организованного Министерством труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан совместно с ГКУ «Республиканский ресурсный центр Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан» для воспитанников социальных приютов. Подробнее

Өйдә хезмәт күрсәтү бүлекләренең социаль хезмәткәрләре озак вакытлы карау өлкәсендә профкомпетенцияләрне арттыруны дәвам итәләр

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм тәрбиягә мохтаҗ инвалидларны карау буенча сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтү максатында Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә 27-29 октябрь көннәрендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү кысаларында хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләре өчен укулар үткәрелде. Подробнее

Наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә профилактик эш алып баручы белгечләр өчен укыту семинары үткәрелде

Татарстан Республикасының «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «Халык арасында наркоманияне профилактикалау» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында 28 октябрьдә наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә профилактик эш алып баручы халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләре өчен уку семинары узды.

Семинарның программасы, спикер сыйфатында психология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы халыкка психологик ярдәм системасы ведомствоара эксперт советы әгъзасы В. В. Герасимованы җәлеп итеп, «ТИСБИ» Идарә университеты белән берлектә гамәлгә ашырылды.

Семинар барышында тыңлаучылар наркотикларга каршы профилактика эшчәнлегенең ведомствоара стандарты нигезләмәләре, беренчел, икенчел һәм өченчел профилактика үзенчәлекләре, наркотиклаштыру буенча куркыныч төркемгә кертелгән яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү принциплары, шулай ук наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә профилактика эшен оештыру методлары белән таныштылар.

Семинарда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 60 белгече катнашты.

Сотрудники ГКУ «РРЦ» стали участниками межрегиональной практической конференции по вопросам работы с детьми и молодёжью

27 октября 2025г. на базе ФГАУ ВО «Казанский (Приволжский) федеральный университет» состоялась межрегиональная практическая конференция по вопросам работы с детьми и молодёжью «Система комплексной психологической поддержки населения: механизмы межведомственного взаимодействия», в которой приняли участие 5 специалистов ГКУ «РРЦ». Подробнее

Тармак белгечләре террорчылыкка каршы куркынычсызлык өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен арттыралар

2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планында каралган чараларны үтәү йөзеннән, министрлыкның Республика ресурс үзәге ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә террорчылыкны профилактикалау чараларын гамәлгә ашыру өчен җаваплы тармак хезмәткәрләренең квалификациясен даими нигездә күтәрә. Подробнее

Учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә квалификация күтәрү программалары гамәлгә ашырылды

Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә кирәкле коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә компетенцияләрне камилләштерү максатында июльдән октябрь айларына кадәр «Оешмаларда коррупцияне кисәтү» һәм «Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлекчәләренең функцияләре» исемле квалификация күтәрү программалары гамәлгә ашырылды.

Квалификация күтәрү курсларының эш программалары Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актлары нигезендә эшләнде.

Укулар тыңлаучыларга коррупциягә каршы законнар буенча белемнәрен камилләштерергә, коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш өлкәсендә һөнәри бурычларны хәл итүнең яңа ысулларын үзләштерергә мөмкинлек бирде.

Укытучылар сыйфатында РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Казан филиалында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда практик күнекмәләргә ия булган квалификацияле белгечләр чыгыш ясады.

Укуларын уңышлы тәмамлап, 132 укучы квалификация күтәрү турында таныклык алды.