“Толстойны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби флешмоб
Яр Чаллы “Асылташ” социаль приюты белгечләре шәһәрнең үзәк китапханәсе вәкилләре белән берлектә «Толстойны укыйбыз»дип исемләнгән әдәби-күңел ачу чарасы уздырды. Флешмоб форматында үткәрелгән чарада приютта тәрбияләнүче 44 бала катнашты.












