Без рубрики

Волонтерлар тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга шатлык өләшүен дәвам итә

Иреклеләр елын үткәрү кысаларында Минзәлә районы «Умырзая» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына кунакка зур чара белән волонтерлар килде. Алар балалар өчен «Спорт калейдоскобы»исеме астында күңел ачу чарасы оештырдылар. Чара гадәти булмаган, күңелле конкурслар һәм балалар өчен биремнәре белән тулыландырылды. Подробнее

«Балкыш» балалар җәйге сәламәтләндерү лагерендә кунаклар булды

Иреклеләр елын үткәрү кысаларында Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре Р. Шакирова һәм А. Сәлимова «М. И. Г.» волонтерлар отряды белән берлектә «Балкыш» җәйге-сәламәтләндерү лагерендә булдылар, биредә яшүсмерләр өчен акция оештырылды. Подробнее

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында волонтерлар булдылар

Иреклеләр (волонтер) елын үткәрү кысаларында Буа шәһәре музыкант һәм артистлардан торган социаль-иҗади командасы чираттагы тапкыр Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Подробнее

Сәнгать әсәрләре сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уңайлыга әверелә

Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы күрү буенча инвалидлыгы булган кешеләр республика учреждениеләре хезмәткәрләре әзерләгән чараларда катнашты. Подробнее

Л. Н. Толстой елын үткәрү кысаларында китап күргәзмәсе

Л. Н. Толстой елын үткәрү кысаларында Чүпрәле муниципаль районындагы “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү белгечләре район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә максатчан төркем яшүсмерләре өчен «Яраткан китапларның таныш сәхифәләре» дигән китап күргәзмәсе үткәрде. Подробнее

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй оештырылды

Иреклеләр елы кысаларында «Доброволец» Иреклеләр үзәге волонтерлары Әлмәт муниципаль районында «Опека» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре белән берлектә 20 июль көнне шәһәр паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Хәерле Сабантуй» дигән мәдәни-күңел ачу чарасы оештырды. Подробнее

Л. Н. Толстой иҗаты белән танышу

«Китап уку яшь гражданинны шәхес буларак формалаштыра һәм үстерә, шулай ук инвалид һәм өлкән гражданинның интеллектын тернәкләндерүче нәтиҗәле терапия да булып тора”, дип саный Аксубай районы Федоровка интернат-йорты белгечләре. Интернатта яшәүче инвалидлар һәм өлкәннәрнең укуга карата кызыксынуын исәпкә алып, белгечләр Л. Н. Толстойның хикәя, романнарын уку чаралары оештыра. Подробнее