Бердәм урман утырту көне
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре Питрәч районы Иске Шигали авылы янында агачлар утыртуда катнашты.
"Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге"420044, Татарстан Республикасы,
Казан ш., Волгоград ур., 47
rrc.kzn@tatar.ru
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре Питрәч районы Иске Шигали авылы янында агачлар утыртуда катнашты.
2018нче елның 27 сентябрендә Яшел Үзәндә «Бердәм Россия ” партиясе көннәре узды. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләүче иҗтимагый оешмаларның үсеш стратегиясе» дигән түгәрәк өстәл кысаларында партия депутатлары инвалид балаларның ата-аналары һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Утырышта сәламәтлек һәм үсештә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Иреклеләр (Волонтер) елын үткәрү кысаларында “Волонтер” активистлары һәм “Җиңү Волонтерлары” ның Сарман бүлекчәсе иреклеләре “Автомобильсез көн” акциясе белән урамнарга чыктылар. Акция Бөтендөнья автомобильсез йөрү көненә багышланды.
2018 елның 25 сентябреннән 29 сентябренә кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге территориясендә 3 нче махсуслаштырылган «Актив озын гомер ” күргәзмәсе узачак.
2018 елның 26 июнендә һәм 19 сентябрендә «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты» федераль дәүләт казна учреждениесе, аның җитәкчесе – генерал-майор Зиннуров Фоат Канәфи улы ярдәме белән социаль өлкә учреждениеләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча вебинарлар блогы уздырылды.
Бухгалтерлык учетының яңа федераль стандартларын гамәлгә кертү, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учрежденияләр, бюджет, автоном һәм казна учреждениеләрендә бухгалтерлык контроле үзенчәлекләренә кагылышлы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә 2018 елның 17 сентябреннән 19 сентябренә кадәр “Дәүләт секторының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгында төп үзгәрешләр” программасы буенча баш бухгалтерлар өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелде.
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында Әлмәт муниципаль районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә Белем көненә багышланган акция үткәрделәр.
30 август көне алдыннан, Иреклеләр елы кысаларында «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы “Волонтер” берләшмәсе активистлары һәм “Волонтеры победы” Сарман бүлекчәсе иреклеләре «Республиканская ленточка» дигән акция уздырдылар. Район үзәге урамнарында һәм учреждениеләрдә волонтерлар Татарстан флагы төсләренә буялган тасмалар тараттылар.
“Пластилин» хореография коллективы волонтерлары Питрәч муниципаль районындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Яшь патриот» волонтерлар җыелмасы белән берлектә Белем көненә багышланган бәйрәм оештырдылар.
Иреклеләр (Волонтер) елын үткәрү кысаларында Җәлил районы гимназиясеннән «Я – добро Творец» иҗат десанты Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортта булып кайттылар.