Без рубрики

Кайбыч муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен “Толстой белән бер көн” акциясе уздырылды

Лев Николаевич Толстойның 190-еллыгына багышланган чаралар кысаларында Кайбыч муниципаль районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Үзәкләштерелгән китапханә вәкилләре белән берлектә 18 социаль хезмәт алучы яшүсмер белән “Толстой белән бер көн” дигән акция үткәрде. Подробнее

“Дәүләт сатып-алулары белән идарә итү” квалификация күтәрү курслары

2018 елның май – июль айларында Кадрлар Әзерләү һәм Аттестацияләү Үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар белгечләре өчен “Дәүләт сатып-алулары белән идарә итү” квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде. Курсларда барлыгы 168 кеше катнашты. Подробнее

Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре санитар-гигиена буенча укытуларда катнашты

27 апрельдән 13 июньгә кадәр Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешма хезмәткәрләре өчен санитар-гигиеник буенча укытулар оештырылды, шул исәптән: Подробнее

“Социаль-психологик тернәкләндерү алымы буларак музыкотерапия” квалификация күтәрү курслары

2018 елның май – июнь айларында 3 уку төркеменең “Социаль-психологик тернәкләндерү алымы буларак музыкотерапия” программасы буенча квалификация күтәрү укулары оештырылды. Чарада балалар өчен интернат-йортлар, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, психоневрологик интернатлар, комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәкләренең белгечләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Подробнее

Гражданнар белән эшләүдә коммуникатив күнекмәләрне үстерү буенча тренинглар дәвам итә

Май — июнь айларында социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар белән эшләүдә коммуникатив күнекмәләр үстерү буенча тренинглар узды. Чарада социаль эш белгечләре һәм Республика матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләү) үзәге бүлекләре мөдирләре катнашты. Подробнее

Татарстанда социаль хезмәт алучылар арасында мини-футбол буенча турнир узачак

Мини-футболны популярлаштыру максатыннан һәм актив тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан социаль хезмәт алучылар арасында Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләренең психоневрологик интернатлар базасында 24-25 июньдә мини-футбол буенча Республика турниры узачак. Подробнее