Сарман муниципаль районында Космонавтика көнен билгеләп үттеләр
Ел саен 12 апрельдә Бөтендөнья Космонавтика Көнен билгеләп үтәләр. Иреклеләр елы кысаларында12 апрельдә Сарман гимназиясендә Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Космос ерак һәм якын» дигән әңгәмә оештырдылар. Чарада 3 һәм 7 сыйныф укучылары, шул исәптән, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар.












