Дербышки балалар интернат-йортында «Мин сөйләшәм!» проекты
Үсешендә күпсанлы авыр тайпылышлар булган балаларның сөйләм мөмкинлекләре дә чикле була, һәм бу үзенчәлек аларга гадәти ысул белән аралашырга мөмкинлек бирми.
"Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге"420044, Татарстан Республикасы,
Казан ш., Волгоград ур., 47
rrc.kzn@tatar.ru
Үсешендә күпсанлы авыр тайпылышлар булган балаларның сөйләм мөмкинлекләре дә чикле була, һәм бу үзенчәлек аларга гадәти ысул белән аралашырга мөмкинлек бирми.
2014 – 2021 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карап тәрбияләү системасын төзү буенча пилот проектын тормышка ашыру кысаларында 2019 елның 13 августыннан 23 августына кадәр халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча сигез комплекслы үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре социаль хезмәткәрләрен «Озак вакыт карап тәрбияләү нигезләре» квалификация күтәрү программасы буенча укыту уздырылды.
2019 елның 21 августында «Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре гаиләләре белән «WorldSkills» стандартлар буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылышы тамашасының репетициясендә булдылар. Бу – чын мәгънәсендә бөтен дөнья яшьләрен берләштерүче осталык һәм үзенчәлекле компетенцияләр бәйрәме иде. «Казан Арена» стадионына килгән барлык кешегә дә үз артистларыбыз, биючеләребез, заманча роботлар һәм күпсанлы волонтерларның чыгышлары онытылмас тәэсирләр бүләк итте. «WorldSkills» хәрәкәте яшь лидерларының чыгышлары шулкадәр көчле, дәлилле, илһамландыручан һәм гаҗәеп булды ки, алар республикабызның социаль учреждениеләре хезмәтләреннән файдаланучыларның барысы өчен дә изге теләк сүзләре булып хезмәт итә алырлар иде.
2019 елның 13 августында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең 60 белгечен «Озак вакыт карап тәрбияләү нигезләре» квалификация күтәрү программасы буенча укыту башланды. Укыту «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, 2014 – 2021 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карап тәрбияләү системасын төзү буенча пилот проектын тормышка ашыру планын («юл картасын») үтәү йөзеннән алып барыла.
2019 елның 27 июнендә Казанда Татарстан Республикасының стационар формада социаль хезмәт күрсәтә торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәттән файдаланучылар арасында дүртенче Республика шахмат-шашка турниры үтте.
2019 елның 21 июнендә Чистай психоневрологик интернатында психоневрологик интернатларның социаль хезмәтләрдән файдаланучы командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир үтте.
14 июньдә «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Cоциаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында ике республикакүләм бәйгегә: Балигъ булмаган затларга карата рәхимсез мөгамәләне һәм көчләүне профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыру буенча социаль программалар конкурсына һәм Балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт рухында тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Үзәк делегациясе Бөек Новгород шәһәрендә семинар-киңәшмәдә катнашты.
2019 елның 3-4 июнендә Үзәк делегациясе әгъзалары Бөек Новгород шәһәрендә «Балалар һәм гаилә иминлеген тәэмин итүдәге уңышлы гамәлләрне җәелдерү фондының профессиональ стажировка мәйданнары эше» семинар-киҗәшмәсенең эшлекле программасында катнаштылар. Авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм фонды семинар-киңәшмәнең оештыручысы булып торды. Новгород өлкәсе хөкүмәте, шулай ук төбәкнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы семинарны оештыру һәм үткәрүдә Фондның партнерлары булдылар. Семинарда илнең 22 төбәгеннән 120 дән артык белгеч катнашты.
Бу елның маенда яшьләр арасында үз-үзләрен деструктив тоту күренешләрен профилактикалау эшләрен башкару өчен студентлар арасыннан волонтерлар әзерләү буенча укулар узды.
Бер көнлек семинарлар сериясе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» подпрограммасын тормышка ашыру кысаларында студент яшьләр арасында деструктив идеологияләрне (неонацизм, колумбайн, дөньяга криптодини карашлар һ.б.) профилактикалау эшләрен активлаштыру максатыннан оештырылган.
Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Санкт–Петербург хөкүмәте оештырган “Өлкән буын” XVI халыкара форумында катнашты.